Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектлары Башкортстанда ничек үтәлә?

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күрсәткечләр бик яхшыдан түгел.

Гомумдәүләт проектлары Башкортстанда ничек үтәлә?
Гомумдәүләт проектлары Башкортстанда ничек үтәлә?

2021 елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләре турында 8 ноябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров киңәшмә үткәрде.

Премьер-министр урынбасары Илшат Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, 2021 елга Башкортстанда илкүләм проектларны финанслау күләме якынча 29 млрд сум тәшкил итә. Шуның 20,5 млрд сумы – федераль, 8,5 млрд сумы республика бюджеты акчалары.

“Демография” илкүләм проекты буенча Башкортстанның 64 меңнән артык гаиләсе балалар туу белән бәйле айлык түләүләр алган. Республиканың спорт мәктәпләре өчен алты микроавтобус сатып алынган.

“Сәламәтлек саклау” проекты кысаларында республика онкодиспансеры, шулай ук онкобүлекләр һәм төбәк кан тамырлары үзәкләре 43 берәмлек җиһаз алган. Уфаның 32 нче поликлиникасы, Мәсәгуть үзәк хастаханәсе, Салават һәм Сибай шәһәр хастаханәләре базасында дүрт онкологик амбулатор ярдәм үзәге эшли башлаган.

Мәгариф өлкәсендә  "Үсеш ноктасы" исемле, табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле 207 үзәк ачылган. Стәрлетамакта "Кванториум" технопаркы булдырылган. Дүрт көллияттә заманча матди-техник базага ия 20 остаханә эшли башлаган.

Мәдәният өлкәсендә 12 учреждение ремонтланган, модельле өч китапханә ачылган, дүрт автоклуб сатып алынган.

Барлыгы 45 региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында 148 максатчан күрсәткечкә ирешү каралган. “Аларның күпчелеге “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проектының 10 күрсәткеченнән тыш, хәвеф тудырмый, – дип билгеләде вице-премьер.

 Радий Хәбиров вице-премьерга – Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча максатчан күрсәткечләрне үтәүне шәхси контрольгә алырга кушты. “Аңлашыла ки, пандемия гомер озынлыгы һәм халыкның сәламәтлеге кебек күрсәткечләргә җитди һөҗүм ясады. Ләкин бу куелган бурычларны үти алмауга сылтау түгел”, – диде ул.

Чыганак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/407362/

Гомумдәүләт проектлары Башкортстанда ничек үтәлә?
Гомумдәүләт проектлары Башкортстанда ничек үтәлә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: