Барлык яңалыклар

Үзбәкстанга барабызмы?

Нәрсәгә, дисезме? Акча эшләргә!

Үзбәкстанга барабызмы?
Үзбәкстанга барабызмы?

2021 елның 10 – 11 ноябрендә Башкортстан компанияләре Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәренә бизнес-сәфәр кыла.

– Республика предприятиеләрен дөнья базарына чыгару һәм тышкы икътисадый бәйләнешләрне җайга салу максатында без аларга бизнес-миссияләрдә һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм күрсәтәбез, – дип хәбәр итте Башкортстанның Тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Чараны әлеге министрлык Башкортостанның Экспортны яклау үзәге белән берлектә оештыра.

Республика делегациясен Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова һәм Башкортостан Республикасы экспортны яклау үзәге директоры Илдус Халитов җитәкли.

Башкортстаннан әлеге сәфәрдә 9 кампания катнаша. Алар Үзбәкстан партнерлары белән очрашып, файдалы килешүләр төзер, дип  өметләнәбез.

Бизнес-сәфәр “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/175507

 

Үзбәкстанга барабызмы?
Үзбәкстанга барабызмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: