Барлык яңалыклар

29 миллиард сум кая киткән?

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары буенча 2021 елда нәрсәләр эшләнгән?

29 миллиард сум кая киткән?
29 миллиард сум кая киткән?

Быел республикада илкүләм проектларны финанслау күләме 29 миллиард сум чамасы тәшкил иткән, шуның 20,5 миллиард сумы – федераль акчалар, 8,5 миллиард сумы – республика бюджеты акчалары.

Инфраструктур илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә быел гына да 82 иҗтимагый территория, 180 километр юл төзекләндерелгән, Уфада Агыйдел елгасы аша күпер ачылган.

Моннан тыш, 2 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән, 15 мең квадрат метрга якын авария хәлендәге торак күчерелгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә Республика онкодиспансеры, шулай ук региональ кан тамырлары үзәкләре өчен барлык 43 берәмлек җиһазлар кайтартылган, онкология амбулаториясенең дүрт үзәге ачылган.

Мәдәният өлкәсендә 12 мәдәният учреждениесен яңарту төгәлләнгән, өч модель китапханә ачылган, дүрт автоклуб сатып алынган.

Исегезгә төшерәбез, гомумдәүләт проектлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: otzvip.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: