Барлык яңалыклар

Уфада яңа күпер сафка басты.

Уфалылар һәм Уфа кунаклары шатлыгына булсын.

Уфада яңа күпер сафка басты.
Уфада яңа күпер сафка басты.

Уфада Агыйдел елгасы аша яңа күпер ачылды. Ул  көньяк юнәлештән шәһәргә керүне шактый җиңеләйтәчәк. Бу  юнәлештән тәүлегенә 120 меңнән артык автомобиль уза.

Күпер "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча төзелгән. Озынлыгы 680 метрдан артып китә, объект бәясе –  якынча 3,5 млрд сум. Төзелеш ике елдан артык дәвам итте. Ул йөз елдан да ким хезмәт итмәс, дип фаразлана.

«Бүген Уфа һәм республика өчен бик шатлыклы көн, чөнки  эксплуатациягә мегаполисның көньяк, төп капкаларын киңәйтә торган өстәмә магистраль кертәбез. Төзүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә: алар бик кыска вакыт эчендә катлаулы шартларда техник яктан катлаулы корылма төзеделәр. Әлеге күпер «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында төзелгән, монда федераль финанслауның зур өлеше бар», – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк башлыгы шулай ук төзүчеләргә һәм подрядчы һәм проект оешмаларының башка вәкилләренә Мактау грамоталары, "Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе" исемнәре тапшырды.

Фото: Башинформ.

Уфада яңа күпер сафка басты.
Уфада яңа күпер сафка басты.
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: