Барлык яңалыклар

Табиб та – адәм баласы!

Гомерләрен куркыныч астына куеп, коронавируска каршы көрәшкән табибларыбыз һәрдаим игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Шөкер, моны Иглин районында яхшы аңлыйлар.

Табиб та – адәм баласы!
Табиб та – адәм баласы!

Биредәге ирекмәннәр “Табибларга – кечкенә шатлыклар” республика акциясенә кушылып, Иглин үзәк хастаханәсе табибларын тәмле ашамлыклар белән сыйладылар. Әлеге акция “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Волонтерлык” федераль проекты кысаларында узды.

Акциядә район хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Фәнил Рамазанов, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Елена Калмацкая, “Алпамыш” спорт-яшүсмерләр клубы директоры Люция Галимова, “Юнармия” бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Иплаев һәм ирекмәннәр катнашты.

 Алар бергәләшеп хастаханә хезмәткәрләренә яңа пешкән өчпочмаклар алып килде һәм аларны табибларга тапшырды. Бүгенге катлаулы дәвердә саулык саклау хезмәткәрләренең еш кына төшке ашка биш минут та вакыты калмый. Әлеге ашамлыклар аларга хәл кертеп җибәрәчәк. Акция район кулланучылар кооперативы ярдәме белән башкарылды.

– Бүгенге, коронавирус белән авыручылар көннән-көн арта барган дәвердә мондый акцияләрнең әһәмияте аеруча зур, – дип билгеләде Фәнил Рамазанов. – Табибларга һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш. Без бу эшкә үзебезнең кечкенә өлешебезне кертә алуыбызга бик шатбыз!

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/174399

Табиб та – адәм баласы!
Табиб та – адәм баласы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: