Барлык яңалыклар

Авылда шәһәрчә кинотеатр була аламы?

Башкортстанның Благовар һәм Хәйбулла районнарында тиздән заманча кинозаллар эшли башлаячак.

Авылда шәһәрчә кинотеатр була аламы?
Авылда шәһәрчә кинотеатр була аламы?

Благовар районы үзәге Языково авылында, район мәдәният сараенда “Звездный” кинозалы ачылачак. Хәзер анда заманча җиһазлар урнаштыру буенча соңгы эшләр бара.

Башкортстанның Хәйбуллин районында да кинозал барлыкка киләчәк, анда да Языководадагы кебек 3D форматындагы фильмнар карарга мөмкин булачак. Белгечләр хәзер Акъяр тау көллиятенең икенче корпусында актлар залын монтажлау һәм яңадан җиһазландыру белән шөгыльләнәләр. Биредә зур экран, лазерлы проект җиһазлары, заманча тавыш җайланмалары урнаштырылачак. Видео һәм тавыш сыйфаты башкала кинотеатрларындагы кебек булачак. Фойеда аерым касса җиһазландырыла, анда килүчеләр компьютер экранында рәт, урын сайлый алачак.

Әлеге кинотеатрлар Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча эшләнгән.

 


Фото: airventilation.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: