Барлык яңалыклар

65+ләргә вакцина ясату өчен шартлар тудырылды

Коронавирус таралуга бәйле вәзгыять көннән-көн кискенләшә бара.

65+ләргә вакцина ясату өчен шартлар тудырылды
65+ләргә вакцина ясату өчен шартлар тудырылды

Коронавирус таралуга бәйле вәзгыять көннән-көн кискенләшә бара, һәм шул ук вакытта нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр аеруча нык зыян күрә. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар өлешенә үлем очракларының 80 проценттан артыгы туры килә. Шуны исәпкә алып Уфада өлкәннәрне вакциналаштыру өчен махсуслаштырылган пункт ачылды. 28 октябрьдә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт   проекты кысаларында “өлкәннәр турында кайгырту” акциясе старт алды.

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай 65+ категорияле гражданнарны вакцина ясатырга илтү  өчен биш автомобиль бирде.

 

Фото: u-mama.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: