Барлык яңалыклар

Гафурида – «Шишки» экокомплексы

Гафури районынның Красноусол поселогы  үзәгендә «Шишки» экокомплексы төзелеше төгәлләнеп килә.

Гафурида  – «Шишки» экокомплексы
Гафурида – «Шишки» экокомплексы

«Шишки» экокомплексының кунак йортлары челтәре ял итү яки эшлекле сәфәрләр вакытында туристларны урнаштыру өчен тәгаенләнгән.

Бу – 2020 елда туризм буенча Федераль агентлыкның "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты буенча субсидияләр бирүгә федераль агентлык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән төбәк проектларының берсе. Туристларны ел әйләнәсендә урнаштыруга исәпләнгән экокомплекс 2,97 млн сум күләмендә грант алган, шулай ук эшкуарлар төзелешкә 2 млн сумнан артык үз акчаларын керткән.

Төзелеш эшләрен 1 декабрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Архитектура чишелеше нигезендә – дүрт-сигез кешегә кунак йортлары рәвешендә башкарылган заманча модульле конструкцияләр. Шулай ук экокомплекс территориясендә 50 кешегә кадәр чаралар үткәрүгә исәпләнгән конференц-зал белән ике катлы йорт, мини-хостел һәм персонал өчен бүлмәләр  урнашкан.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirii-zavershaetsya-stroitelstvo-eko-kompleksa-shishki.

Гафурида  – «Шишки» экокомплексы
Гафурида – «Шишки» экокомплексы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: