Барлык яңалыклар

Айбүләктә – яңа фельдшер-акушерлык пункты

Башкортстанның Яңавыл районы Айбүләк авылындагы яңа ФАП Айбүләк һәм Готбер авылларын хезмәтләндерә.

Айбүләктә – яңа фельдшер-акушерлык пункты
Айбүләктә – яңа фельдшер-акушерлык пункты

“Сәламәтлек” гомумдәүләт проектының «Русия Федерациясендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын заманчалаштыру» федераль программасы кысаларында Яңавыл районының Айбүләк авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды.

Типик модульле конструкциянең мәйданы 65 квадрат метр тәшкил итә, анда кабул итү кабинеты, процедура һәм күзәтү кабинетлары урнашкан, көтеп утыручылар өчен махсус бүлмә бар, аз мобильле гражданнар өчен махсус санүзәк тә булдырылган. Моннан тыш, персонал дару препаратларын, җыештыру инвентарен саклау өчен аерым бүлмәләр бар. Хәзер объектны ачуга әзерлек бара: коммуникацияләр (электр, су белән тәэмин итү), җылылык, югары тизлекле элемтә линияләре тоташтырылган. Вакыт узу белән учреждениене барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландыру мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.

Яңа ФАП Айбүләк һәм Готбер авылларына хезмәт күрсәтә, аларда 340 кеше яши.

2021 ел ахырына кадәр Яңавыл районында 6 яңа ФАП файдалануга тапшырылачак.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/172057

Айбүләктә – яңа фельдшер-акушерлык пункты
Айбүләктә – яңа фельдшер-акушерлык пункты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: