Барлык яңалыклар

Иң шәп һөнәрчеләрне беләчәкбез

Каталогта республиканың 70кә якын һөнәрче осталарының эшләре бушлай урнаштырылачак.

Иң шәп һөнәрчеләрне беләчәкбез
Иң шәп һөнәрчеләрне беләчәкбез

Ел ахырына кадәр Башкортстанда  һөнәрче осталарның беренче каталогын төзиячәкләр. Каталогның электрон версиясе ел саен тулыландырылып торачак. Бу хакта Башкортстанның эшкуарлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Каталог үз эченә  осталарның контакт мәгълүматларын һәм эшләнмәләрнең кыскача тасвирламасын  алачак.

“Әгәр эшләнмәләр кабатланмас, нәфис һәм эстетик кыйммәткә ия булса, каталогка эләгү өчен аларның бөтен мөмкинлекләре дә бар”, –  дип билгеләп үтте ведомствоның матбугат секретаре Илгизәр Саньяров.

Каталогта республиканың 70кә якын һөнәрче  осталарының эшләре бушлай урнаштырылачак. Башкортстанның халык сәнгате кәсепчелеге өлкәсендә эшләүче һөнәрчеләр һәм предприятиеләре каталогын төзү белән Республика халык-сәнгать һөнәрчелеге үзәге шөгыльләнә.

Каталог кул эшләре, халык сәнгать һөнәрләре һәм һөнәрләренең иң яхшы үрнәкләре җыентыгы булачак. Башкортстанның креатив индустрияләрен үстерүгә үз өлешен кертәчәк, дип ышана белгечләр.

“Әлеге җыентык ярдәмендә Башкортстан халкы һәм кунаклары үзләрен кызыксындырган товарларын таба, онлайн режимда социаль челтәр аша башкарылган эшләр белән таныша һәм ошаган әйберләргә заказ бирә алачак. Үз чиратында, һөнәр осталары бер-берсе белән таныша һәм эшлекле элемтәләр урнаштыра алачак”, – дип өстәде Илгизәр Саньяров.

Проект кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Мөнир Вафин фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: