Барлык яңалыклар

Халык исәбен алу ни өчен кирәк?

Башкортстанның Тәтешле районы Шулган урта мәктәбендә халык исәбен алучы Елена ЗАҺИТОВА белән очрашу үтте.

Халык исәбен алу ни өчен кирәк?
Халык исәбен алу ни өчен кирәк?

Русия Федерациясе территориясендә яшәүчеләр турында демографик, икътисадый һәм социаль белешмәләр алу максатында 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе уза. “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” региональ программасы нигезендә Тәтешле районы Шулган урта мәктәбендә каршындагы “Точка роста” табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге мәгариф үзәгендә Елена Заһитова белән укучылар очрашуы оештырылды. Елена Хәлимҗан кызы бөтенрусия халык санын алуның максатлары, бурычлары, этаплары турында сөйләде. Аннары укучыларның сорауларына җавап бирде.

IV сыйныф укучысы Лиза Гаязова очрашуның соңында түбәндәгеләрне сөйләде:

– Миңа бу очрашу бик ошады. Халык санын алуның һәр 10 ел саен уздырылуын һәм бу чара яңа мәктәпләр, бакчалар, хастаханәләр төзергә ярдәм итүе турында белдем. Елена апага зур рәхмәт!

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/170174

Халык исәбен алу ни өчен кирәк?
Халык исәбен алу ни өчен кирәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: