Барлык яңалыклар

Караидел агара

Мәдәният йортының мәйданы 880 квадрат метр тәшкил итә. 

Караидел агара
Караидел агара

Караидел районының Караяр авылында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды. Аның мәйданы 880 квадрат метр тәшкил итә. Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Башнефть” генераль директоры Хәсән Татриев катнашты. Республикада шундый 100нче мәдәният йорты “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча төзелгән, акчаның бер өлешен “Башнефть” бүлеп биргән.

– Караяр авылында яшәүчеләрне истәлекле вакыйга – мәдәният йортының яңа бинасы ачылу белән котлыйм. Коронавирусның катлаулы чорында без республиканың иҗади коллективларына һәм актив авыл халкына заманча объектлар белән ярдәм итәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Мәдәният йортында фильмнар күрсәтү өчен җиһазландырылган актлар залы, хореография белән шөгыльләнү өчен бүлмә, китапханә, күргәзмә залы бар һәм ул районның 1500 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк.


Фото: avangard-kushn.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: