Барлык яңалыклар

Чалкакта – яңа автобус

Укучы балаларга мәктәпкә йөрү күпкә уңайлырак булачак.

Чалкакта – яңа автобус
Чалкакта – яңа автобус

Борай районының Чалкак авылы мәктәбенә яңа автобус кайтартылган. Транспорт ачкычын мәктәп директорына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырган. Район администрациясендә әйтүләренчә, 16  урынлык «ГАЗ-Next» маркалы мәктәп автобусы «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган. Транспорт чарасы шулай ук ГЛОНАСС спутник навигациясе аппаратурасы һәм тахограф белән җиһазландырылган. Салонда вентиляция һәм җылылык системасы, хәвефсезлек каешлары бар. Шулай ук балаларны озатып йөрүче өлкәннәр өчен дә урыннар каралган. «Мондый автобуста мәктәпкә бару һәм кайту балаларга күпкә тизрәк һәм уңайлырак булыр дип уйлыйбыз», – ди Чалкак авыл советы башлыгы Ришат Нигъмәтҗанов.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirskoe-selo-postupil-shkolnyy-avtobus.

Чалкакта – яңа автобус
Чалкакта – яңа автобус
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: