Барлык яңалыклар

Халык санын «санлы җанисәп» ала

Ләкин исегездә тотыгыз: «Госуслуги» порталы аша җанисәпне бары тик 8 ноябрьгә кадәр генә үтәргә мөмкин! Моны Башкортстанның Нуриман районында яшәүчеләр яхшы белә.

Халык санын «санлы җанисәп» ала
Халык санын «санлы җанисәп» ала

2021 елның 15 октябрендә Бөтенрусия халык санын алу башланды. Башкортстанның Нуриман районында халык санын алуны уздыру өчен барлык кирәкле әзерлек эшләре бу вакытка төгәлләнгән иде инде. Җанисәп кампаниясендә районда 38 сан алучы катнаша. Алар 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр барлык йортларны урап чыгарга тиеш. Бер сан алучыга шушы вакыт эчендә уртача 550 кешедән мәгълүмат алырга кирәк. Исәпкә алучылар бу мәгълүматларны махсус программалы планшетларга туплый.  

Районда алты исәпкә алу участогы эшли, аларны алты контролер хезмәтләндерә. Контролерлар исәпкә алу участогы эшен оештырырга, исәпкә алучыларының көнлек эш нәтиҗәләрен тикшереп торырга, шулай ук халыкка консультация бирергә бурычлы. Һәр контролер 6-7 исәпкә алучы өстеннән җитәкчелек итә. Район халкы әлеге участокларына килеп тә сорауларга җавап бирә ала.

Быелгы җанисәп кампаниясенең төп яңалыгы – халыкның дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге тууында, әмма бу мөмкинлек 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр генә бар. Бу башлангыч Русиядә тормышка ашырылган “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыкка килде. Нуриман районы хакимияте башлыгы В.В. Ситдиков район халкын җанисәпнең соңгы көннәре җитүен көтеп тормыйча, әлеге кампаниядә дәррәү катнашырга чакырды, чөнки бу ил икътисадының үсешен алдан планлаштыру өчен әһәмиятле мәгълүмат бирәчәк.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/169129

Халык санын «санлы җанисәп» ала
Халык санын «санлы җанисәп» ала
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: