Барлык яңалыклар

Бушлай тикшерелү бәхете

Җиһаз 100 миллион сумнан кыйммәт. 

Бушлай тикшерелү бәхете
Бушлай тикшерелү бәхете

Октябрьский шәһәре хастаханәсендә магнит-резонанс томографын монтажлау эшләре бара. Аппарат ел ахырына кадәр эшли башлаячак. Бу хакта  Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

100 миллионн сумлык кыйммәтле җиһаз “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алынган.

“Җиһазлар безгә заманча дәрәҗәдә тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Томографның югары сыйфатлы булуы минималь тайпылышларны һәм органнар структурасының үзгәрүен ачыкларга мөмкинлек бирә, бу табиб-клинистлар эшендә мөһим ярдәм булачак, – дип билгеләде хастаханәнең баш табибы Сергей Иванов. – Бу патологияләрне, беренче чиратта, онкологиядә, неврологиядә, нейрохирургиядә, гинекологиядә, урологиядә һәм хирургиядә ачыклау өчен зур ярдәм”

Хастаханәнең барлык пациентлары өчен тикшеренү түләүсез булачак.

 

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: