Барлык яңалыклар

Көрәшәбез!

Башкортстанда «Спорт көрәше атналыгы» дәвам итә.

Көрәшәбез!
Көрәшәбез!

«Демография»  гомумдәүләт проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру максатында Башкортостан Республикасында «Спорт көрәше атналыгы» башланды. Аның кысаларында танылган спортчылар катнашлыгында осталык дәресләре уза. Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстан җыелма командасының баш тренеры Рамил Сираев, ишетү сәләте бозылган спортчылар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Исмаил Насрулаев, 2021 елгы дөнья беренчелеге җиңүчесе Адлан Амриев һәм Европа беренчелеге призеры Аслан Толов мастер-класс үткәрде. «Мондый чараны Стәрлетамакта уздыру – көтеп алынган бәйрәмгә тиң. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, көрәш мәктәбе 2019 елда гына ачылган булса да, аның укучылары 48 ярышта, шул исәптән халыкара бәйгеләрдә дә катнашырга өлгергән», – диде Стәрлетамак спорт көрәше мәктәбе директоры Игорь Каширин. Чакырылган кунаклар белән бергә көрәш мәктәбе укучылары яңа алымнарны өйрәнделәр, киләчәктә алар көрәшчеләргә халыкара аренада җиңү яуларга ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, көрәш мәктәбендә спорт җиһазлары яңартылды. Әлеге максатка 530 мең сумнан артык акча сарыф ителде. Бу акчага спорт эскәмияләре, гимнастик матлар, штангалар, шулай ук 30дан артык комплект спорт күнегү киемнәре сатып алынды.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/165902

Көрәшәбез!
Көрәшәбез!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: