Уфа районының Миловка авылында 180 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылган. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Министрлыкта ассызыклап үтелгәнчә, балалар бакчасын төзү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” гомумдәүләт проектын һәм республика адреслы инвестицион программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Яңа ике катлы балалар бакчасының гомуми мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артып китә. Аның территориясендә күләгәдә түшәмәләр урнаштырылган, заманча резин өслекле һәм кече архитектура формалары булган балалар мәйданчыклары җиһазландырылган.
Балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, методик кабинет, логопед кабинеты, изостудия, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, азык-төлек блогы каралган.
Белем бирү программасы 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итәчәк. Яңа балалар бакчасының ихтыяҗлары югары булган балалар өчен ачык булуы да мөһим. Алар өчен пандуслар һәм лифт урнаштырылган.
Хәзерге вакытта Башкортстанның Уфа районында 100 меңнән артык кеше яши.
Фото: Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.