Барлык яңалыклар

Яңавыл балаларына – яңа автобус

Яңавылның Р. Гәрәев исемендәге 4 нче мәктәп укучылары яңа автобуска ия булды.

Яңавыл балаларына – яңа автобус
Яңавыл балаларына – яңа автобус

Әле күптән түгел генә, август аенда, Яңавыл шәһәренең 4 нче мәктәбе техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган яңа автобуска ия булган иде. Ике ай үтүгә, мәктәп тагын бер шундый автобус Яңавылның Р.Гәрәев исемендәге мәктәп укучыларын сөендерәчәк. 5 октябрь, Укытучылар көнендә, Уфада, мәктәп директорлары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан 114 яңа автобус ачкычлары алды.

– Без иң мөһим бәйрәмнәрнең берсендә – Укытучылар көнендә яңа мәктәп автобуслары тапшырабыз. Республикабызда ун яшьтән “өлкәнрәк” мәктәп автобуслары юк. Әмма без автобус паркын яңартуны дәвам итәчәкбез. Безнең өчен бу бик мөһим, – диде Радий Фәритович.

Ул шулай ук водительләргә рәхмәт белдереп, аларның хезмәтенең авырлыгын билгеләде.

Быел Башкортстанга Русиядә җитештерелгән 185 мәктәп автобусы кайткан. Шуларның 45е республика бюджеты хисабына сатып алынган, 140ы Россия Хөкүмәте карары нигезендә бирелгән.

Бу эшләр “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/165139

Яңавыл балаларына – яңа автобус
Яңавыл балаларына – яңа автобус
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: