Барлык яңалыклар

Сибайда филармония яңартылган

Элек филармониянең мәйданы 2,5 мең кв. метр булса, бүген ул 6,5 мең км. метрга кадәр киңәйтелгән.

Сибайда филармония яңартылган
Сибайда филармония яңартылган

Сибайда Республика көненә һәм филармониянең яңа бинасын ачуга багышланган “Урал аръягында туганнар” дип исемләнгән тантаналы концерт булып үтте.

Элек филармониянең мәйданы 2,5 мең кв. метр булса, бүген ул 6,5 мең км. метрга кадәр киңәйтелгән. Залның сыйдырышлылыгы – 500 урын. Филармония өчен «Steinway & Sons» концерт рояле сатып алынган. Бу хакта БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ремонт «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында ясалган.

Яңартылган учреждение шәһәрнең истәлекле урыны булачак һәм югары дәрәҗәдәге чараларны уздырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгели БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Чыганак: Башинформ.

Сибайда филармония яңартылган
Сибайда филармония яңартылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: