Барлык яңалыклар

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Башкортстанның Иглин районында Республика көненә багышланган чаралар уза.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Иглин авылының үзәк мәйданында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Республика көненә багышланган чаралар узды. Тантаналы чаралар башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Сыер, ат, кош ите, казылык эшләнмәләре, балык һәм, әлбәттә инде, атаклы Иглин суганы һәм юкә балы – болар барысы да крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан тәкъдим ителде. Мәйданда кунакларны волонтёрлар каршы алды, алар коронавирустан саклаучы битлекләр таратты. Шунда ук район үзәгендә яшәүчеләргә вакцинация үткәрү өчен мобиль ФАП урнашкан иде.

Тантаналы чараны Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова ачып, якташларын якынлашып килүче Республика көне белән котлады. Иң уңганнар хөкүмәт бүләкләре, дипломнар, Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә Иглин авылында яшәүче дүрт бала атасы Алик Зөлкарнаев беренчеләрдән булып “Ата даны” җәмгыять бүләге дипломын алды.

Бүләкләнүчеләр арасында мәгариф хезмәткәрләре күп иде. “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исемен Наталья Васильевна Артемьева алды, ул тармакта 47 елдан артык эшләгән.

Бүләкләүдән соң урамда корылган сәхнәдә район Мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.  Халык бәйрәм кәефе һәм уңай хис-кичерешләр белән таралышты.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/163349

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: