Барлык яңалыклар

Иске Балтачта Укучылар аллеясы

Аллея Иске Балтач үзәген ямьләп торачак.

Иске Балтачта Укучылар аллеясы
Иске Балтачта Укучылар аллеясы

Балтач районының Иске Балтач авылында Мәктәп укучылары аллеясын төзекләндерү вакытыннан алда төгәлләнгән. Бу хакта Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иске Балтач авыл советы бинасы һәм аның янындагы аллея район үзәгенең төп урамнарының берсендә урнашкан. Аны төзекләндерү  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Проектны гамәлгә ашыру 2022 елга кадәр планлаштырылган булган, әмма эшләрне агымдагы елда ук төгәлләргә мөмкин туган.

Подряд оешмасы тротуар юлларын төзекләндерү, заманча яктырту, видеокүзәтү камералары, кече архитектура формалары урнаштыру, шулай ук аллеяны яшелләндерү буенча байтак эш башкарган.

"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куелла.

Иске Балтачта Укучылар аллеясы
Иске Балтачта Укучылар аллеясы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: