Барлык яңалыклар

Санитар авиация бригадасы баланы коткарган

Нуриман районы хастаханәсеннән Уфадагы Республика балалар клиник хастаханәсенә вакытында китереп җиткерү аркасында, бала исән калган.

Санитар авиация бригадасы баланы коткарган
Санитар авиация бригадасы баланы коткарган

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасында санитар авиация үсә.

Кичә, 2021 елның 7 октябрендә, Республика санитар авиация хезмәте бригадасы махсус медицина ярдәменә мохтаҗ баланы Нуриман үзәк хастаханәсеннән Республика клиник балалар хастаханәсенә күчерде.

Нуриман үзәк хастаханәсенең баш табибы Салават Гайсин билгеләп үтүенчә, медицина вертолёты бортында махсуслаштырылган медицина ярдәменә мохтаҗ пациентларны транспортлау өчен барлык шартлар да бар. Бу, һичшиксез, кыска вакыт эчендә пациентларны хастаханәләргә китереп җиткерергә һәм юлда тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/162755

Санитар авиация бригадасы баланы коткарган
Санитар авиация бригадасы баланы коткарган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: