Барлык яңалыклар

Күпер кайчан ачылыр?

Уфалыларны һәм кунакларны шатлыклы вакыйга көтә.

Күпер кайчан ачылыр?
Күпер кайчан ачылыр?

Уфада  Воровский урамыннан Агыйдел елгасы аша салынучы яңа күперне 2021 елның октябрь ахырында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Объектның гомуми озынлыгы 688 метр тәшкил итә. Төзүчеләр пролет өлешләрен  терәкләргә төшергәннәр. Бүгенге көндә алар күпернең  барлык җиде терәгенә дә таяна.

Тиздән күпердә һәм аның тирәсендә асфальт-бетон өслек җәяргә керешәчәкләр. Шулай ук «Уфагорсвет», «Трест БСНС», «Башкиравтодор» подряд оешмалары белән берлектә күперне файдалануга тапшыруга  әзерлек эшләре алып барыла.

Төзүчеләр хәзерге вакытта терәк дивар, култыксалар  һәм барьер киртәләр кую, электр мачталарын, видеокүзәтү системасын урнаштыру, тавыш экраннарын монтажлау белән шөгыльләнә.

Күпер "Хәвефсез сыйфатлы юллар" илкүләм проекты ярдәмендә төзелә.

Күпер кайчан ачылыр?
Күпер кайчан ачылыр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: