Барлык яңалыклар

Караиделдә... җәяү йөриләр

Моның сере нидә соң?

Караиделдә... җәяү йөриләр
Караиделдә... җәяү йөриләр

2-3 октябрь TAFISA халыкара спорт ассоциациясе тарафыннан Бөтендөнья җәяү йөрү көннәре дип игълан ителде. Бу көнне бөтен дөньядагы миллионлаган кеше урамга чыга.

Чараның төп максаты – физик активлык һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү, физик активлыкның өстенлекләре турында мәгълүмат тарату һәм актив тормыш алып баруның төрле ысулларын пропагандалау.

Физик активлык һәр яшьтәге кеше өчен дә мөһим. Табиблар фикеренчә, йөрү – ул физик һәм психик сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган уртача аэроб активлыклы, тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган күнекмә. Ул онкологик авырулар, инсульт, гипертония, 2 типтагы диабет, симерү һәм башка куркыныч хәлләр куркынычын киметә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы атнага 150 минут физик күнекмәләр үткәрүне тәкъдим итә. Җәяү йөрү һәр яшьтәге кеше өчен дә файдалы.

“Спорт – тормыш нормасы” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Караидел районы халкы Бөтендөнья җәяү йөрү көнендә актив катнашты. «Прибрежный» паркында хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган гражданнар җыелды. Алар тиешле дистанцияне үтеп, иң активлары дипломнар белән бүләкләнде. Шулай итеп, барлыгы 1260 катнашучы Бөтендөнья җәяү йөрү көнен билгеләде.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/161886

Караиделдә... җәяү йөриләр
Караиделдә... җәяү йөриләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: