“Яшел Башкортстан” республика акциясе кысаларында Уфада “Беренче укытучыма” скверында (Рихард Зорге урамы, 44) агачлар утыртканнар: өлкән сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән бергә "Укытучылар даны аллеясы"на нигез салганнар. Хәзер скверны 90нан артык чыршы, каен, юкә һәм миләш үсентеләре бизи. Агач утыртуда Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева һәм Октябрь районы администрациясе башлыгы Сергей Плотников катнашкан. Акциягә Русиянең һәм Башкортстанның халык укытучысы Лиза Әһәдуллина да килгән. Нәкъ менә ул укытучыларга багышланган композиция төзү инициативасы белән чыккан да. "Шунысы үзенчәлекле: аллея Укытучылар көне алдыннан һәм нәкъ менә безнең районда барлыкка килде", – дип уртаклашкан ул тәэсирләре белән.
Мэриядә хәбәр итүләренчә, "Беренче укытучыма" шәһәр скверы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килгән. Шулай ук шәһәрдә укытучы һәйкәленә конкурс игълан ителгән.
Чыганак: Башинформ.