Барлык яңалыклар

Караидел урманнары шаулап үсәчәк!

Район “Урманны саклыйк” бөтенрусия акциясенә кушылды.

Караидел урманнары шаулап үсәчәк!
Караидел урманнары шаулап үсәчәк!

2 октябрь көнне Башкортстанның Караидел районында“Урманны саклыйк” бөтенрусия акциясе узды. Чарада район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, Башкортостан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов, “Караидельский лесхоз” ДАУ хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре, төрле оешма коллективлары катнашты.

– Акция кысаларында өч гектар мәйданда 12 меңнән артык нарат үсентесе утыртылды, дип уртаклашты “Караидел урман хуҗалыгы” ДАУ директоры Рәүф Гафаров. – Мондый акцияләр белән без җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны тергезү һәм саклау проблемаларына җәлеп итәбез. Шунысы сөендерә, ел саен мондый чараларда катнашырга теләүчеләр арта бара.

Исегезгә төшерәбез, урман утырту буенча барлык чараларны Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында үткәрә. Агымдагы елда төбәк урманчылары алдында 14,3 гектар мәйданда урман торгызу чараларын уздыру бурычы тора.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/160867

Караидел урманнары шаулап үсәчәк!
Караидел урманнары шаулап үсәчәк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: