Барлык яңалыклар

Ябык шәһәрдә сабантуй узачак

Шәһәр ябык, шуның аркасында аның территориясендә махсус режим гамәлдә.

Ябык шәһәрдә сабантуй узачак
Ябык шәһәрдә сабантуй узачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Межгорье шәһәрендә Хөкүмәт президиумының күчмә утырышын үткәрде. Көн тәртибендә – муниципалитетның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелде.

“Межгорье аерым статуска ия – ябык административ-территориаль берәмлек. Әмма биредә безнең республикада яшәүче барлык кешеләр кебек үк кешеләр яши. Һәм без аларның проблемаларын хәл итәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Һәр министрлык үз компетенцияләре кысаларында муниципалитетны модернизацияләү юнәлешләрен эшләргә һәм шәһәрлеләрнең хезмәт һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Безнең эшнең нәтиҗәсе булып безнең вәкаләтләр кысаларында шәһәрара хезмәттәшлекне үстерү буенча Юл картасы төзелергә тиеш”.

Межгорье администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин билгеләп үткәнчә, 2021 елда шәһәргә нибары 26 яшь тулган. Ул республиканың иң яшь шәһәре. Шәһәр ябык, шуның аркасында аның территориясендә махсус режим гамәлдә.

Республика җитәкчесе Төбәк Хөкүмәтенә 10 октябрьгә кадәр шәһәрара социаль-икътисади үсеш программасын әзерләргә кушты. “Бу ябык шәһәрнең  язмышы кызыклы. Монда табигать гаҗәеп матур, әмма күп кенә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәсе бар. Без  халыкны игътибарсыз калдырмыйбыз, вәкаләтләр кысаларында ярдәм итәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров.

Ул шәһәр халкына сабантуй оештырырга кирәклеген дә әйтте.

 

Фото: Олег Яровиков.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: