Барлык яңалыклар

Мәчетледә яңа ФАП

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Тәкә авылы халкын хезмәтләндерәчәк.

Мәчетледә яңа ФАП
Мәчетледә яңа ФАП

Мәчетле районының Тәкә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Медицина учреждениесе "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча ачылган җиденче объект булды, дип хәбәр итә район администрациясе.

Монда пациентларны кабул итү һәм персонал өчен бөтен шартлар да бар: прививка һәм процедура кабинетлары, өлкән яшьтәгеләрне кабул итү кабинеты, даруларны саклау өчен, дезинфекцияләүче эремәләр һәм персонал өчен дә бүлмәләр булдырылган. Медицина учреждениесендә беренчел медицина-санитария, шул исәптән акушерлык һәм гинекология ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук медицина анализлары алу үткәреләчәк.

Беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү – "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-mechetlinskom-rayone-bashkortostana-otkrylsya-feldshersko-akusherskiy-punkt.

Мәчетледә яңа ФАП
Мәчетледә яңа ФАП
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: