Барлык яңалыклар

Тораклар яхшыра

Башкортстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча гамәлдәге программа вакытыннан алда тәмамланачак.

Тораклар яхшыра
Тораклар яхшыра

Башкортстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча гамәлдәге программа вакытыннан алда тәмамланачак. Бу хакта төбәкнең Төзелеш һәм архитектура министрлыгы хәбәр итә.

Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды Башкортстанның лимиттан тыш финанс ярдәме алуга гаризасын хуплады.

Башкортстан белән ТКХ Фонды арасында өстәмә килешү төзелгән. Аның нигезендә, республика 2023 ел азагына кадәр, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр шундый дип танылган авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасын төгәлләү бурычын үз өстенә алды.

Дәүләт торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына керә.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: