Барлык яңалыклар

Табибларга – планшетлар

Башкортстан табибларына 180 планшет кайтартылган.

Табибларга – планшетлар
Табибларга – планшетлар

Башкортстанның 64 медицина оешмасы яңа планшетлы компьютерлар алган. Алар өйгә чакыру алганда һәм табиб бригадаларына кирәк булачак. "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча республикага 180 планшет кайтартылган.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева әйтүенчә, планшетлы компьютерлар бердәм цифрлы контурга тоташа һәм табибының мобиль автоматлаштырылган эш урынына керү мөмкинлеге белән тәэмин ителә.

Заманча планшетлы компьютерлар пациентларның шәхси мәгълүматларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле мәгълүмат чаралары белән җиһазландырылган һәм пациентларның электрон медицина картасын алып бару, рецептлар язу, электрон рәвештә тикшеренүләр нәтиҗәләрен формалаштыру, тапшыру һәм алу өчен билгеләнгән.

Табибларга – планшетлар
Табибларга – планшетлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: