Уфада светофорларны адаптив режимда идарә итү корамаллары белән җиһазландыру планлаштырыла. Ул "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" илкүләм проекты ярдәмендә башкарылачак. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр иткән.
Сүз, аерым алганда, интеллектуаль транспорт системасын кертү турында бара. Аның ярдәмендә юлларда уртача тизлекне арттырырга һәм тыгын очракларын киметергә исәплиләр. Нәтиҗәдә, юлдагы һәм экологик киеренкелек кимиячәк.
Хәзерге вакытта Уфада, иң күп йөрешле юл чатларының берсендә -- Октябрь проспекты һәм СССРның 50 ел урамы киселешендә пилот проекты сыйфатында юл хәрәкәтенең адаптив идарәсе тормышка ашырылган да инде.
Адаптациянең төп принцибы түбәндәгедән гыйбарәт. Хәрәкәтнең интенсивлыгы никадәр югарырак булса, автомобильләр күбрәк уза торган фаза өчен цикл шулкадәр озынрак. Светофорның җайга салу циклының озынлыгы детекторлар күрсәтмәләре буенча исәпләнелә һәм юл чатында автомобильләр хәрәкәтенең агымдагы интенсивлыгына бәйле.