Барлык яңалыклар

Юллар шомара

Соңгы елларда Уфада юл инфраструктурасын яңарту буенча тиңдәшсез эш алып барыла.

Юллар шомара
Юллар шомара

Соңгы елларда Уфада юл инфраструктурасын яңарту буенча тиңдәшсез эш алып барыла. Әйтик, агымдагы елда “хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектына гына да 20 объект кертелгән. 11 урында барган яңартуларның гомуми озынлыгы 20 километр тәшкил итә. Бүгенге көндә алты объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Моннан тыш, 2019 һәм 2020 елларда башланган капиталь проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу – Агыйдел елгасы аша күпер төзү, 8 Март һәм Комсомол урамнарын реконструкцияләү, Ибраһимов бульварларын, Һадия Дәүләтшина, Галле урамы участогын капиталь төзекләндерү. Югарыда санап үтелгән объектлар, Ибраһимов бульварыннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.

Урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән чараларны үткәргәндә, медицина учреждениеләренә һәм гомуми белем бирү оешмаларына алып баручы юлларга аеруча игътибар бирелә.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: