Барлык яңалыклар

Яңа автобуслар кайтартыла

Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Омск, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләре беренче булып яңа мәктәп автобусларын алачак.

Яңа автобуслар  кайтартыла
Яңа автобуслар кайтартыла

Бу хакта РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белдерде. "Иң элек (мәктәп) автобусларын алачак төбәкләрне атап китәсе килә. Бу  – Башкортстан Республикасы, Омск өлкәсе, Татарстан Республикасы, Ростов өлкәсе, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия Республикасы. Әлеге төбәкләргә программа буенча 3 меңнән артык яңа автомобиль җибәреләчәк»,  – диде ул.

Кузнецова яңа автобусларның "абсолют куркынычсыз" булырга тиешлеген ассызыклады. "Бу  – персоналны, машина йөртүчеләрне әзерләүгә дә, медицина тикшерүләренә дә кагыла",  – дип билгеләде ул.

Элегрәк РФ премьер-министры Михаил Мишустин Президент йөкләмәсе буенча хөкүмәт ел ахырына кадәр Русия төбәкләре өчен кимендә 4100 мәктәп автобусы сатып алачак, дип хәбәр итте.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/sem-regionov-rossii-poluchat-bolee-3-tys-shkolnykh-avtobusov.

Яңа автобуслар  кайтартыла
Яңа автобуслар кайтартыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: