Барлык яңалыклар

Кәпәй-Кобауда эшләр гөрли

Түбәне төзекләндерү 30 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.

Кәпәй-Кобауда эшләр гөрли
Кәпәй-Кобауда эшләр гөрли

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән “Мәдәни мохит” программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылы мәдәният йорты яңартыла.

Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, түбәне төзекләндерү 30 сентябрьгә кадәр тәмамланачак.

“Өстәмә рәвештә тышкы һәм эчке бизәкләү, җылыту системаларын алыштыру, яктырту һәм башка төзекләндерү эшләре дә таләп ителә. Шуңа күрә киләсе елда без Кәпәй-Кобау авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау өчен субсидия алу бәйгесендә кабат катнашырга планлаштырабыз”, – ди Бүздәк районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова.

 

Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: