Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдинов белем алган уку йортында ниләр бар?

Стәрлетамакта Башкортстан мәдәният һәм сәнгать көллиятенең уку корпусы ачылды.

Салават Фәтхетдинов белем алган уку йортында ниләр бар?
Салават Фәтхетдинов белем алган уку йортында ниләр бар?

Яңа уку елын көллият студентлары күптән көтелгән яңартылган бинада башлыйлар. Укучыларны һәм педагогларны Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тәбрикләде. Башкортстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, реконструкция масштаблы булган. Элек бина техник белгечлекләргә юнәлдерелгән булган, ә хәзер монда хореографлар, режиссерлар, актерлар, вокалистлар укыячак. Югары ике кат студентлар һәм чит шәһәр укытучылары өчен торак биналарга әйләндерелгән. Калган өч катта дәресләр өчен класслар булдырылган. Уку йортында зур һәм кече хореография сыйныфлары, тавыш яздыру студиясе, спорт залы һәм актлар залы барлыкка килгән. Территорияне төзекләндерү үткәрелгән.

Соңгы вакытта мәдәният көллияте студентлары үз тулай торакларында, уңайсыз шартларда шөгыльләнергә мәҗбүр булды.

Төзекләндерү “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарылды. Проектның гомуми бәясе – 100 миллион сумнан артык.

 

 

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: