Барлык яңалыклар

Калтасыда балалар мәйданчыгы

Балалар мәйданчыгы барысына да ошардай. 

Калтасыда балалар мәйданчыгы
Калтасыда балалар мәйданчыгы

Калтасы районының Краснохолм авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән. Аны финанслау «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә башкарылган.

Хәзер балаларның актив ялы өчен менә дигән урын барлыкка килгән. Мәйданчыкта берничә төрле таган, үрмәләү өчен конструкцияләр, таучыклар урнаштырылган, резин өслек җәелгән. Хәвефсезлек максатыннан мәйданчык тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган.

Ачык җете буяуларга буялган мәйданчык балаларны җәлеп итә. Бу комплекс теләсә кайсы яшьтәге балаларга физик яктан үсәргә ярдәм итәрдәй. Балалар вакытны актив үткәрә ала, ә ата-аналарга уңайлы булсын өчен эскәмияләр куелган. 

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/search.

Калтасыда балалар мәйданчыгы
Калтасыда балалар мәйданчыгы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: