Барлык яңалыклар

Уфада яшь һөнәр ияләре алыша

“Эшче куллар Олимпиадасы” иртәгә тәмамлана.

Уфада яшь һөнәр ияләре алыша
Уфада яшь һөнәр ияләре алыша

Уфада яшь һөнәр ияләренең WorldSkills дип аталган тугызынчы чемпионаты дәвам итә. Ул 25 августта башланды, 29 августта ябылу чарасы узачак.

WorldSkills инглиз теленнән сәләт дигәнне аңлата, аның максаты - бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтен дөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру. Әлеге хәрәкәткә 1946 елда нигез салынган. Бүгенге көндә оешма эшчәнлегендә 80 ил катнаша. WSI үзенең миссиясе итеп эшче һөнәрләргә игътибарны җәлеп итү һәм югары һөнәри стандартларны үстерү өчен шартлар тудыруны куйган. Аның төп эшчәнлеге - 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен төрле дәрәҗәдәге профессиональ ярышлар оештыру һәм үткәрү. Ике елга бер тапкыр WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты уза, аны шулай ук “эшче куллар Олимпиадасы” дип атыйлар.

Якын киләчәктә WorldSkills стандартындагы демонстрацион имтиханнар Русиянең барлык колледжларында һәм техникумнарында мәҗбүри булырга мөмкин.

Русиядә имтиханнар уздыру буенча 4929 үзәк аккредитацияләнгән. Алар арасында бухучет, пешекчелек эше, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, шулай ук банк эше кебек юнәлешләр алда бара. Чыгарылыш сыйныф укучылары мондый имтиханнарны еш кына урта махсус уку йортларында тапшыра торган төбәкләр арасында Мәскәү (369 үзәк), Мәскәү өлкәсе (223), Татарстан Республикасы (183) һәм Башкортостан (177) алда бара.

 


Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: