Барлык яңалыклар

Шараннар автобуслы булды

Автобуста җырлап кына авылларга йөрергә...

Шараннар автобуслы булды
Шараннар автобуслы булды

Шаран районы үзәк мәдәният йорты яңа транспорт -- “Газель Next” маркалы, 17 урынлы пассажир микроавтобусы сатып алган. «Яңа транспорт чарасы ярдәмендә мәдәният хезмәткәрләренә район авылларында иҗат коллективларының күчмә концертларын оештырырга, республика чараларына чыгарга мөмкин булачак, ягъни төбәкара хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр киңәйтеләчәк», -- дип билгелиләр район хакимиятендә. Автотранспорт сатып алу "Мәдәният" илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган. Федераль бюджеттан -- 1,7 млн, республика бюджетыннан -- 232 мең һәм җирле бюджеттан 101 мең сум кергән.

"Мәдәният" илкүләм проекты үзәгендә -- бөтен ил буйлап мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлеге һәм мәдәни байлыкларның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

Фоточыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/dom-kultury-sharanskogo-rayona-bashkirii-priobrel-novyy-transport.

Шараннар автобуслы булды
Шараннар автобуслы булды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: