Барлык яңалыклар

WorldSkills тантаналы ачылды

Курай моңы һәм меңләгән дроннар: традицияләрне заман белән бәйләп...

WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды

Кичә Уфаның  "Ватан" паркында WorldSkills финалын тантаналы ачу булды. Оештыручылар кунакларга башкорт халкының мәдәниятен күрсәтергә омтылды: сәхнәдән курай моңы яңгырады, милли костюмнар кигән артистлар чыгыш ясады. Постановканы сәхнә өстендәге ут тамашасы бизәде.

Сәхнәдән катнашучыларга Владимир Путиннан сәламләү телеграммасын укыдылар. Чемпионатка тантаналы стартны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бирде.

Космик теманы дәвам итеп, Уфа күгенә яктылык диодлы меңләгән дрон күтәрелде. Биеклектә төрле шаккаттыргыч фигуралар һәм язулар, шул исәптән  Салават Юлаев һәйкәле пәйда булды

Бүген, 26 августта, Уфа танылган якташыбыз,  җырчы Земфира Рамазанованың туган көнен билгеләп үтә. Бу көнне "Ватан" паркы сәхнәсендә интерактив трибьют-шоу узачак, анда шәһәрнең популяр рок-коллективлары  җырларын башкарачак, Земфира һәм «Чайф» төркеме композицияләре яңгыраячак. Программаны DJ Gabba ача. Бу чара 20 сәгатьтә башлана.

Чыганак: Башинформ.

WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды
WorldSkills тантаналы ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: