Барлык яңалыклар

WorldSkills бүген башлана

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатын ачу ничек үтәчәк?

WorldSkills бүген башлана
WorldSkills бүген башлана

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионатының финалы  25 августта старт ала һәм 29 августта тәмамланачак.  Төп чаралар, нигездә, "Яшь профессионаллар паркы"нда (Уфа читендәге Рубежная урамында) узачак. Тыгыз ярыш программасыннан тыш, катнашучылар һәм кунаклар өчен масштаблы мәдәни программа да планлаштырылган. Чемпионатны ачу тантанасы 25 августта “Ватан” паркында 20.00 сәгатьтә булачак. Чемпионатта катнашучылар аерым зонада сәхнә янындагы амфитеатрга җыелачак. Коронавирус таралу белән бәйле чикләүләр аркасында катнашучылар кунаклардан аерым булачак. Тамашачылар тау битләрендә урнаша алачак.

Ачылу тантанасында яктылык диодлы яктырткыч белән меңләгән дроннар катнашындагы тамаша планлаштырылган, алар 10 метрдан 300 метрга кадәр биеклектә очачак. Тантаналы ачылыш хедлайнеры Егор Крид булачак, ә чемпионатның беренче көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Чыганак: Башинформ.

WorldSkills бүген башлана
WorldSkills бүген башлана
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: