Барлык яңалыклар

Уфага WorldSkills килде

Уфа урамнарында төркем-төркем бер иш автобуслар күренә башлады. Күпләр аңлагандыр инде: алар WorldSkills Russia чемпионатында катнашучыларны йөртә.

Уфага WorldSkills килде
Уфага WorldSkills килде

WorldSkills Russia-2021 чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны теркәү өчен Уфада өч нокта эшли.  Ягъни аккредитация нокталары Уфа халыкара аэропортында, Башкортстан башкаласының тимер юл вокзалында һәм Рубежная урамындагы "Яшь профессионаллар паркы"нда эшли, анда чемпионатның төп вакыйгалары узачак. Мәсәлән, чемпионатта катнашучыларны һәм кунакларны аэропортта ук каршы алалар, теркәлү өстәленә чакыралар, анда аларның мәгълүматлары тикшерелә, гомум базага кертелә һәм аккредитация бейджы бирелә. Катнашучыларны рәсмиләштерү өчен паспорт һәм ПЦР-тест нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк. Бу –  72 сәгатьтән дә соңга калмаска тиеш. Процедура, кагыйдә буларак, берничә минут дәвам итә. Аннары катнашучыларны һәм чемпионат кунакларын униформа бирү үзәгенә җибәрәләр, ә шуннан соң урнашу урынына китерәләр.

WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалы – Русиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар. Чараны ел саен "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларындагы "Яшь профессионаллар" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздыралар.

Уфага WorldSkills килде
Уфага WorldSkills килде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: