Барлык яңалыклар

Нефтекамада велосипед юлы

Урман буйлап, велосипедта җилдереп...

Нефтекамада велосипед юлы
Нефтекамада велосипед юлы

Нефтекама шәһәренең “Сәламәтлек сукмагы”нда велосипед юллары пәйда булган. Аларны төзү "Торак һәм шәһәр мохите"гомумдәүләт проекты ярдәмендә алып барыла. Велоюллар урман буйлап 5,7 км га сузыла һәм шәһәр урамнарына, Краснокама районы чигенә кадәр килеп чыга. Шәһәр халкына маршрут бик ошаган. Чөнки юлда бик күп уңайлыклар булдырылган: чүп савытлары, велосипедларны кую урыннары, светодиодлы билгеләр һәм таганнар, батут куелган зур уен комплексы бар,  шулай ук волейбол һәм баскетбол өчен махсус мәйданчык булдырылган, велоюл өслегенә тамгалар төшерелгән. 

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-neftekamske-oborudovali-novuyu-velodorozhku.

Фото: https://vk.com/ratmir.mavliev

Нефтекамада велосипед юлы
Нефтекамада велосипед юлы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: