Барлык яңалыклар

Стадион яңартылачак

Чакмагышта «Уңыш» стадионын ремонтларга җыеналар.

Стадион яңартылачак
Стадион яңартылачак

Киләсе елда Чакмагыш районында «Уңыш» стадионын  ремонтлау планлаштырыла. Бу эш 9 млн. сумга төшәр дип көтелә һәм «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә куелачак.

Стадионны төзекләндерү өчен түбәндәге эшләрне башкару кирәк була: йөгерү юлларын төзекләндерү, турниклар урнаштыру, өлкәннәр һәм балалар өчен ял итү зоналары (эскәмияләр һәм чүп савытлары), күпфункцияле спорт мәйданчыгы, бәдрәф, балалар өчен резина өслекле уен мәйданчыгы урнаштыру.

Төзекләндерү проекты республика халкының тавыш бирү йомгаклары буенча җиңеп чыкты. Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы кысаларында яңарак “Уңыш” стадионында Физкультура хезмәткәрләре көненә багышланган спорт чаралары узды.

Чыганак: Башинформ.

Стадион яңартылачак
Стадион яңартылачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: