Барлык яңалыклар

Аскыннар автоклублы булды

Мәдәни үзәк автомобильдә дә була ала.

Аскыннар автоклублы булды
Аскыннар автоклублы булды

Башкортстанның Аскын районында күчмә күпфункцияле мәдәни үзәк-автоклуб булдырылган. Махсус транспорт "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында алынган, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Махсуслаштырылган автотранспорт заманча яктылык һәм тавыш мультимедиа аппаратурасы белән җиһазландырылган, ул концертлар, күңел ачу программалары уздыру, кинофильмнар, спектакльләр һәм башка кызыклы һәм танып-белү проектлары күрсәтү өчен кулланылачак. "Автоклуб концертлар һәм бәйрәм программалары уздыру өчен тулысынча җайлаштырылган. Аскын районында 74 торак пункт бар, шуларның 39ы гына стационар мәдәният учреждениеләре белән җиһазландырылган. Автоклуб мәдәният учреждениеләре булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк", – ди Аскын районының клуб-китапханә системасы директоры Илсур Гыйльфанов.

Аскыннар автоклублы булды
Аскыннар автоклублы булды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: