Барлык яңалыклар

Сугыш балалары – тарих яралары...

Кичә Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йортында “Сугыш балалары – тарих яралары” дип аталган очрашу кичәсе үтте.

Сугыш балалары – тарих яралары...
Сугыш балалары – тарих яралары...

5 августта Чакмагыш районының Үрнәк авыл биләмәсенә караган Аблай мәдәният йортында “Сугыш балалары – тарих яралары” дип аталган очрашу кичәсе үтте. Чарада авыл җирлеге башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, ветераннар советы рәисе Рәфидә Исмәгыйлева, имам-хатыйб Фәһим хәзрәт Хәйруллин, тележурналист һәм үзешчән шагыйрә Мөнирә Махъянова катнашты. Чал чәчле акъәбиләр һәм изге күңелле аксакаллар сугыш еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Рәхимсез сугыш еллары... Күпме сабыйларның язмышын үзгәртеп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән ул. Көннәр үткән саен Бөек Ватан сугышы дәверенең авырлык-михнәтен үз иңнәрендә күтәргән буын вәкилләре сирәгәя, хәтирәләр җуела бара.

Сугыш елларында хәтта балалар да батырлык кылган, бернигә карамыйча укуларын дәвам иткән, фронтка посылкалар җибәргән, тырыш хезмәт белән җиңүне якынайткан. Бүген алар – шул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган чара барышында күренекле журналист һәм язучы Зөһрә Котлыгилдинаның "Сугыш балалары сөйли" китабының презентациясе үтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Лида Шәяхмәтованың,  Лилия Арсланованың чыгышлары очрашуны тагын да бизәп җибәрде. Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы – Аблай китапханәсе хезмәткәре Рәзифә Арсланова чара барышында тарихка байкау ясады, авылның күренекле шәхесләре белән таныштырды.

Юлай НИЗАЕВ.

Автор фотолары.

Сугыш балалары – тарих яралары...
Сугыш балалары – тарих яралары...
Сугыш балалары – тарих яралары...
Сугыш балалары – тарих яралары...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: