Барлык яңалыклар

Нәрсә ул “WorldSkills”?

25 – 29 август көннәрендә Уфада “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалы узачак.

Нәрсә ул “WorldSkills”?
Нәрсә ул “WorldSkills”?

Нәрсә соң ул “WorldSkills”? Шушы сорау күпләрдә туадыр. “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) – ул югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортлары студентлары (16 – 25 яшьлек) һәм мәктәп укучылары (16 яшькә кадәр) арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгесе. Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында оештырыла.

3 августта “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) – 2021 проектының оештыру комитеты утырышы узды. Аны Башкортстан Республикасының Санлы үсеш министрлыгы оештырды. Утырышта чемпионатта катнашучы командаларны республика уку йортларында стажировкалау мәсьәләсе каралды. Бу өлкәдә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы һәм Туймазы дәүләт юридик колледжы арасында принципиаль килешүгә ирешелде. Алар командаларга “Компьютер уеннарын 3-D технологияләре буенча модельләштерү” буенча дистанцион курслар үткәрәчәк һәм консультацион ярдәм күрсәтәчәк.

Валерий ШАХОВ фотосы.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/132302

Нәрсә ул “WorldSkills”?
Нәрсә ул “WorldSkills”?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: