+2 °С
Кар
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Караидел районы үзәгенең “Яшьләр” микрорайонында яңа спорт-уен комплексы ачылды. Мәйданчыкны биредә яшәүчеләргә иганәчелек программасы буенча “Башэлектросбыт” компаниясе һәм “Яшәүгә хокук” мәрхәмәтлелек фонды бүләк итте.
Комплекста балалар һәм өлкәннәр өчен профессиональ спорт җиһазлары, кечкенәләр атынырлык таганнар урнаштырылган. Комплекс музыкаль һәм тавыш аппаратурасы белән дә тәэмин ителгән. Бу исә биредә ачык һавада концертлар һәм тамашалар үткәрү мөмкинлеген бирә.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/131421