Барлык яңалыклар

Бер көндә – 5 миллиард 191 миллион сум!

Кичә Башкортстанда яшәүче 519 меңнән артык мәктәп яшендәге балалар 10 мең сум күләмендә акчалата дәүләт ярдәме алды.

Бер көндә – 5 миллиард 191 миллион сум!
Бер көндә – 5 миллиард 191 миллион сум!

Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча 10 мең сумлык акчалата ярдәм мәктәп яшендәге балалары булган ата-аналарның исәпләренә вакытыннан ике атнага алда – 2 августтан ук күчерелә башлады. Кичәге көн эчендә Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлеге әлеге акчаны 519 меңнән артык ата-ана алды. Оешма җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, финанс ярдәмен мохтаҗларга җиткерү эше белән республикадагы 128 кредит учреждениесе шөгыльләнә.

Хәтерегезгә төшерәбез: Русия Президенты Владимир Путинның 2 июльдә кабул ителгән махсус Указы нигезендә, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендәге финанс ярдәме күрсәтелә. Акчалата ярдәмне 2003 елның 3 июленнән башлап, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар ала. Шулай ук 10000 сум акча 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган яшьләргә дә түләнә. Моның өчен аларның мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүләре кирәк. Әлеге түләүләр “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Ата-аналардан гаризалар Русия Пенсия Фонды тарафыннан 2021 елның 1 ноябренә кадәр “Госуслуги” порталы аша һәм оешманың клиент хезмәтләрендә кабул ителә.

Фото: offshoreview.eu

Бер көндә – 5 миллиард 191 миллион сум!
Бер көндә – 5 миллиард 191 миллион сум!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: