Барлык яңалыклар

Спорт – аның яшәү мәгънәсе

Башкортстанның Яңавыл районында волейбол командасы тренеры Мәҗит Имамовны белмәгән кеше юк.

Спорт – аның яшәү мәгънәсе
Спорт – аның яшәү мәгънәсе

Яңавыл районында “Демография” гомумдәүләт проекты бик уңышлы тормышка ашырыла. Районда яшәүчеләрне спортка җәлеп итү эшендә Мәҗит Фәүзи улы Имамовка тиңләшер кеше юк. Аның бөтен гомере спорт белән бәйле. Ул – берничә буын спортчыларын тәрбияләп чыгарган тәҗрибәле тренер. Бу өлкәдәге казанышлары өчен Мәҗит Имамов 1995 елда “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” исеменә лаек булган. 2015 елда исә тренер “Русия Федерациясенең почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре” исеме белән бүләкләнгән.

Үзенең бөтен белгәннәрен Мәҗит Фәйзи улы түкми-чәчми яшь буынга җиткерә. 2013 елдан башлап ул – “Юность” хатын-кыз волейбол командасының тренеры. Инде берничә ел дәвамында аның җитәкчелегендәге команда Башкортстан Республикасының авыл спорты уеннарында волейбол буенча беренчелекне бирми. Волейболчы кызлар төбәкара ярышларда катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Ул шулай ук Яңавыл шәһәре һәм районында узган ярышларның почетлы судьясы да. Яшьләрнең җиңүләрен күрү – аның өчен зур шатлык.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/130873

 

Спорт – аның яшәү мәгънәсе
Спорт – аның яшәү мәгънәсе
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: