Барлык яңалыклар

Туймазыда көнбагыш мае җитештереләчәк

Фермер Фәнис Вәлиев Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурста җиңеп, “Агростартап” гранты акчаларына көнбагыш мае җитештерү цехын ача.

Туймазыда көнбагыш мае җитештереләчәк
Туймазыда көнбагыш мае җитештереләчәк

“Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты кысаларында “Фермерларга ярдәм системасын оештыру һәм авыл кооперациясен үстерү” федераль проекты тормышка ашырыла. Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Агростартап” грантларына лаек булучыларны ачыклау өчен конкурс комиссиясе утырышы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, Туймазы районыннан фермер Фәнис Вәлиев җиңеп чыкты. Ул көнбагыш маен эшкәртү буенча цех ачу нияте белән проект эшләгән, тик аны башкарып чыгу өчен 3 миллион сум күләмендәге инвестицияләр кирәк. “Агростартап” гранты нәкъ шушы максатка тотылачак. Бу акчага көнбагыш мае җитештерү өчен кирәкле җиһазлар сатып алыначак.

Туймазы район хакимиятенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәметдинов  билгеләвенчә, бу проект коммерция өчен генә түгел, социаль әһәмияткә дә ия, чөнки ул районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыра һәм яңа эш урыннарын булдыру өчен хезмәт итә.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/130285

Фото: 1zoom.ru

Туймазыда көнбагыш мае җитештереләчәк
Туймазыда көнбагыш мае җитештереләчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: